Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда бер хатын өч айлык бала битенә газ баллончигыннан сиптергән
Кыз баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар.
(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”). Чаллыда бер хатын өч айлык бала йөзенә газ баллончигыннан сиптергән. Бу хакта “Челнинские известия” яза.
Узган ял көннәрендә шәһәрнең 23 комплексы фатирларының берсенә хатын-кыз ир туганына кунакка килгән. Алар арасында низаг чыккан. Шул вакытта әлеге хатын-кыз газ баллончигы алып, ир туганы белән яшәүче хатынга сиптергән.
Спрей тамчылары анасы кулында булган баланың күзенә эләккән.
Кыз баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар. Ул анда дәвалау курсы уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз