news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда бер фатирда пычак белән яраланган өч кеше мәете табылган

Яңа шәһәрнең 49нчы комплексындагы фатирда ир белән хатын һәм аларның балигъ булмаган улы һәлак булган.

(Яр Чаллы, 23 май, "Татар-информ", Эльвира Мөхәммәтдинова). Яр Чаллы шәһәрендәге бер фатирда полиция хезмәткәрләре өч мәет тапкан. Алар барысы да пычак белән яраланган булган. Бу турыда "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Яр Чаллы бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.

Яңа шәһәрнең 49нчы комплексында урнашкан фатирда өч кеше мәете табылган. Биредә ир белән хатын һәм аларның балигъ булган улы һәлак булган. Мәетләрнең өчесендә дә пычак белән яраланган эзләр булуы ачыкланган.

Хәзерге вакытта фаҗига урынында тикшерү-оператив төркеме эшли. 

news_right_1
news_right_2
news_bot