news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда бер ел эчендә 50 млрд күләмендә салым җыелган

Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге акчаның 4 миллиарды субсидияләрдән кергән.

(Чаллы, 7 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда бер ел эчендә 50 млрд күләмендә салым җыелган. Әлеге акчаның 4,2 млрд ды шәһәр казнасында калган. Бу турыда шәһәр хакиме Наил Мәһдиев сөйләде. Аның сүзләренә караганда, 2017 елда шәһәрдә җыелган салым күләме 47,9 млрд сумны тәшкил иткән, ләкин әлеге акчаның нибары 4,2 млрд сум гына шәһәр бюджетында калган, дип яза җирле басма.

Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге акчаның 4 миллиарды субсидияләрдән кергән.

"Чаллы һәрвакыт донор-шәһәр ролен үти, чөнки без федераль һәм республика бюджетын формалаштырабыз. Быел безнең шәһәрдә керемгә карап салына торган күләме 800 миллион сумны тәшкил итте",- ди мэр.

Болардан тыш, Наил Мәһдиев Haier компаниясенең сәнәгать паркының кайда төзеләчәгенә ачыклык кертте. Кер юу машиналары, телевизор һәм башка көнкүреш техникаларын җитештерүче заводлар Двигательләр заводына каршы урнашкан Моторная урамында булачак.

Шулай ук, Наил Мәһдиев, быел йорт алды юлларын төзекләндерү эшләре булачагын да искә төшерде, аңа шәһәр бюджетыннан 300 миллион сум, ә торак йортларны төзекләндерүгә 1,4 миллиард сум акча бүленгән.

2018 елда "Төзечеләр" стадионында баручы капиталь ремонт та төгәлләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100