Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда бер эчкече хатын үзенең ике яшьлек баласын ач тоткан
Аналык вазыйфасын үтәмәгән хатынга җинаять эше ачылган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Чаллы, 5 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда бер эчкече хатын үзенең ике яшьлек баласын ач тоткан, дип яза җирле басма.
Сабыйның ачынып озак елавына күршеләре игътибар иткән. Бу фатирда 33 яшьлек спиртлы эчемлекләр кулланырга яратучы хатын-кызның яшәвен алар белгәннәр. Ул баласын карамаган вакытын эчкече компанияләр җыеп үткәрә торган булган. Бу юлы да баланы бикләп калдырып каядыр киткән.
Баланы полиция хезмәткәрләре килеп ишекне ачып коткарганнар. Сабый хәзер табиблар күзәтүендә, хастаханәдә. Ул бик ябык һәм хәлсез. Аналык вазыйфасын үтәмәгән хатынга җинаять эше ачылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз