news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда бассейнда бата язган малайны ясалма комадан чыгардылар

Организмга йөкләнешне киметү өчен, бала медикаментоз йокы халәтенә кертелгән булган.

(Чаллы, 3 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы бассейнында чак кына батмый калган малайны ясалма комадан чыгардылар. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Чыганак мәгълүматлары буенча, фитнес-клуб бассейнында күнегүләр вакытында җиде яшьлек малай су төбенә киткән. Ир бала су астында бер минут ярым вакыт үткәргән. Хастаханәдә бала, организмына йөкләнешне киметү өчен, ясалма кома халәтенә кертелгән.

«Хәзер баланы медикаментоз йокы халәтеннән чыгардылар, аңарда уңай динамика күзәтелә», — дип хәбәр иттеләр агентлыкка.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек фитнес-клуб җитәкчелеге хастаханәгә озатканда малайның аңында булуын, елаганын, әнисен чакырганын әйтүен хәбәр иткән иде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot