news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда фитнес-үзәк инструкторын җәзага тартканнар

Җиде яшьлек малайны йөзү белән шөгыльләнергә әбисе алып килгән.

(Чаллы, 30 июль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда фитнес-үзәк инструкторын җәзага тартканнар. Бассейнда аның карамагында булган бала аздан гына батып үлмәгән. Бу хакта «Татар-информ»га Чаллы прокурорының өлкән ярдәмчесе Наил Юнысов хәбәр итте.

Узган ел көзен Чаллының фитнес-үзәк бассейнына әбисе җиде яшьлек оныгын йөзү белән шөгыльләнергә алып килгән. Шаһитлар сүзләренә караганда, малай өшегәч, тренердан аны киенү бүлмәсенә җибәрүләрен сораган. Аннары ул мөстәкыйль рәвештә әйләнеп килеп, суга кергән һәм күпмедер вакыттан бата башлаган.

Бу вакытта тренер башка балалар белән бассейнның икенче башында шөгыльләнә торган булган һәм баланың батканын күрмәгән. Малайны судан синхрон йөзү буенча РФ атказанган тренеры һәм үз "Академия"сенә нигез салган Нинель Кожедубның укучысы 13 яшьлек Анна Соловьева чыгарган. Тикшерү мәгълүматлары буенча, бала су астында 3 минут 28 секунд булган.

Беренче ярдәм күрсәткән тренерлар әйтүенчә, малайның йөрәге тибүдән туктаган булган. Баланы терелтү өчен аларга җитди көч куярга туры килгән. Ашыгыч ярдәм бригадасы укытучыларга үз вакытында ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдергән.

ТР буенча РФ Тикшерү комитеты Тикшерү идарәсе үткәргән тикшерү барышында бассейнның кизү инструкторына һөнәри бурычын тиешенчә башкармыйча, саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаеп белдерелгән.

«Гаепләнүче җинаять эзәрлекләвен туктату һәм судка кадәр 6 мең сум күләмендә штраф түләү карары белән килешүен белдерде», - дип хәбәр итте Чаллы прокурорының өлкән ярдәмчесе Наил Юнысов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100