news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Башкортстанннан килгән йөк машинасы кюветка ауган

Юл һәлакәте Чаллыда Промышленная урамында 4 йорт тирәсендә булган.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда Промышленная урамында 4 йорт тирәсендә металл эшләнмәләр төягән Башкортстаннан килгән йөк машинасы кюветка төшкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чаллыда юл һәлакәте турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм хезмәтенә кичә 16.53 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча 154 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре барган. Коткаручылар йөк машинасы йөртүчесенә чыгарга ярдәм иткәннәр һәм автомобильнең аккумуляторын сүндергәннәр. Машина йөртүче хастаханәгә барудан баш тарткан.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100