Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда барлык буыннар чик сакчыларына һәйкәл ачылды
Автошәһәрдә чик сакчылары гаскәрендә хезмәт иткән 4 мең кеше яши.
(Чаллы, 2 сентябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда барлык буыннар чик сакчыларына һәйкәл ачылды. Һәйкәл шәһәрдә халык тәкъдиме белән барлыкка килгән.
Чаллыда чик сакчылары гаскәрендә хезмәт иткән 4 мең кеше яши. Автошәһәр һәм күрше шәһәрләр халкы арасында дәүләтебезнең чикләрен саклауда гомерен һәм сәламәтлеген корбан иткән кешеләр дә бар. Шуңа күрә җәмәгатьчелек вәкилләре Чаллы администрациясенә шәһәрдә чик сакчыларына һәйкәл кую тәкъдиме белән чыккан. Аның кую урынын сайлау һәм монументны ясау өчен акча җыю озак вакыт дәвам иткән. Нәтиҗәдә, һәйкәл ГЭС бистәсендә, Чернобыльчеләр аллеясында урын алган.
Тантанага Яр Чаллы халкы гына түгел, күрше шәһәр вәкилләре дә гаиләләре белән килгән. Алар әлеге вакыйганы күптән көткән. “Хәзер Чик сакчылары көнендә балалар һәм оныклар белән бергә барыр җир булды” - дип, гомуми фикерләрен җиткергән халык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз