news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда барган уңайга ут капкан вахта автобусын видеога төшереп алганнар

Бу вакытта автобус салонында «Начало» ҖЧҖ хезмәткәрләре булган.

(Чаллы, 14 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда барган уңайга вахта автобусына ут капкан. Автобусны видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырганнар.

Гадәттән тыш хәл бүген Беренче юлда булган. «Начало» ҖЧҖ хезмәткәрләре утырган вахта автобусына ут капкан. Янәшәдән баручы автомобильчеләр мотор бүлегеннән чыккан төтенгә күрсәткәч, шофер автобусны туктаткан.

Утны күмәк көч белән сүндергәннәр. Пассажирларның берсе дә зыян күрмәгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot