news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда балыкка чыгып киткән ир-ат югалган

Югалган кешенең кесә телефоны резина көймәдә табылган.

Чаллыда балыкка чыгып киткән ир-ат югалган
МЧС Татарстана

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллы коткаручылары Чулман елгасында югалган балыкчыны эзли. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«52 яшьлек ир-атның кичә велосипедта балык тотарга китүе һәм шуннан югалуы турында бүген көндез хәбәр иттеләр. Эзләүгә 6нчы зона коткару отряды коткаручылары, Кече суднолар буенча Баш дәүләт инспекторы һәм полицейскийлар китте», — дип сөйләделәр министрлыкта.

Эзләү төркеме балыкчының велосипедын, ә соңрак суда югалган кешенең резина көймәсен табалар. Көймәдә аның телефоны да була. Эзләүне караңгы төшкәч туктатканнар. Иртәнге сәгать дүрттә эшләрне яңартырга ниятлиләр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында көзге һаваның мәкерлелеге, көчле җил, салкын һәм төнге салкын республика сулыкларында бәхетсезлек очраклары булу ихтималын арттыруы турында искәртәләр. Төнлә синоптиклар һава температурасының түбән булуын фаразлый. Димәк, су температурасы да кискен кимеде, ул хәзер 5 градустан артмый, ә зур елгаларда ул тагын да түбәнрәк.

«Әгәр кеше суда булса, бу һава шартларында ул организмы суынудан ярты сәгатьтән соң үләчәк. Мин мондый һава торышы шартларында ПВХ-көймәләрдә йөрергә киңәш итмим. Алар елга фарватерларында һәм үзәннәрендә файдалану өчен исәпләнмәгән, бары тик яр буе зонасында гына файдаланыла», — ди Татарстан Республикасының кече суднолар буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов..

«Сезгә шулай да шундый катлаулы шартларда барырга кирәк икән, коткару жилетлары кияргә, элемтә чаралары булдырырга һәм туганнар, танышларны кисәтергә кирәк», — дип киңәш итте белгеч.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100