news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда балыкчы Чулман елгасында боз астына төшеп киткән

Әлеге хәл шәһәр пляжы тирәсендә ярдан 700 метрлап ераклыкта булган.

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ). Чаллыда 61 яшьлек балыкчы Чулман елгасында боз астына төшеп киткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез бердәм 112 номеры ашыгыч диспетчерлык хезмәтенә шалтырату алынган. Шаһит Чулман елгасында шәһәр пляжы тирәсендә ярдан 700 метрлап ераклыкта балыкчы ир-атның боз астына китүен хәбәр иткән. Урынга алтынчы зона коткару отряды чыккан. Алар балыкчыны судан чыгарып, полицейскийларга тапшырган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot