Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда баласын чүп савытлары янына ташлап калдырган анага карата җинаять эше туктатылган
Тикшерүчеләр хатын-кызда баласын үтерү уе булмавын ачыклаган.
(Чаллы, 10 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәметдинова). Чаллыда Перинаталь үзәкнең чүп савытлары янына бер айлык баласын ташлап киткән анага карата җинаять эше туктатылган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Баш идарәсе Чаллы бүлегендә.
Тикшерүчеләр хатын-кызда баласын үтерү уе булмавын ачыклау сәбәпле, анага карата җинаять эше туктатылган.
Искәртеп үтик, 25 апрельдә кич Кама балалар медицина үзәге чүп-чар мәйданчыгында әлеге баланы яшь пар табып алган һәм медицина үзәгенә тапшырган иде.
Бу факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Баш идарәсе Чаллы бүлеге “Яшь баланы үтерергә омтылу” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан иде. Чаллының оператив хезмәткәрләре баланы ташлап киткән 32 яшьлек хатын-кызны эзләп тапты.
Ачыкланганча, ул Зәйдә яши. Аның ике баласы бар, берсе инвалид. Хатын-кыз сүзләренчә, ул өченче баланы медицина күрсәтмәләре буенча тапкан. Бала төшерү аның сәламәтлегенә җитди зыян китерергә мөмкин булган. Әмма хатын-кыз сабыйны тәрбияләргә мөмкинлеге булмавын белдергән.
Шуңа күрә Чаллыга бэби-бокста баласын калдыру өчен махсус барган. Әмма шәһәрдә адашып, аны таба алмаган, шуңа баланы башкалар күрә торган урында калдырып киткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз