news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда балаларның өйләреннән качып китү очраклары арткан

Былтыр балигълык яшенә җитмәгән 44 бала сукбайлыкка киткән булса, быел аларның саны 47гә җиткән.

(Яр Чаллы, 27 октябрь, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”). Быел Яр Чаллы шәһәрендә балаларның өйләрен ташлап чыгып китү очраклары арткан. Аерым алганда, былтыр балигълык яшенә җитмәгән 44 бала сукбайлыкка киткән булса, быел аларның саны 47гә җиткән. Шунысы аяныч: аларның күбесенең өйләреннән берничә тапкыр китеп югала торган гадәте бар икән. Сәбәбе: әти-әни арасында туган аңлашылмаучанлык һәм беренче мәхәббәт газабы, дип җәмгыятьнең әлеге мәсьәләгә игътибарын юнәлтә “Шәһри Чаллы” газетасы.

Чаллы шәһәре Эчке эшләр идарәсенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Римма Искәндәрова сүзләренчә, өйләреннән киткән балалар баштагы мәлдә дусларында куналар. Барыр урын тапмаган очракта подъездларда йоклаудан да тартынмыйлар. “Кайчак кешеләр, кызганып, үз фатирларында да кундыралар. Бала уйламыйча эш итә, ә әти-әниләр кайгырып, аларны эзли. Шуңа да барлык шәһәрдәшләребезгә мөрәҗәгать итәсе килә: әгәр фатирыгызда чит бала, ягъни улыгыз яки кызыгызның дусты кунып кала икән, бу хакта аның әти-әнисенә шалтыратып хәбәр итегез. Полициягә дә әйтергә була. Үпкә хисе корбаны булып, яшьләр нинди фаҗигаләргә юлыга аласын аңлап җиткермиләр. Шуңа да аларны аяныч хәлләрдән саклап калырга кирәк”, – дип мөрәҗәгать итә хокук саклау органы вәкиле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100