news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда балалар һәм яшьләр оешмалары 72 тонна макулатура җыйган

Чаллыда уку елына йомгак ясалды.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”). Чаллыда балалар һәм яшьләр оешмалары шәһәр бәйрәменә волонтерлар, мәгариф оешмалары активистлары, тимурчылар отряды вәкилләре һәм эшләүче яшьләр җыелган. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе, шәһәр башкарма комитеты ярдәмендә бәйрәмне “Орион” яшьләр үзәге һәм шәһәр җәмәгать яшьләр оешмалары оештырган. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм кысаларында “Экоактивлар” проекты җиңүчеләре билгеләнде.

Икенче чималны иң күп җыючы экоактивистлар, мәгариф оешмалары, педагог җитәкчеләр исемнәре аталды. Алар Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Рәхмәт хатларына, призларга лаек булды.

“Экоактивлар” проектында 2017/2018 уку елында шәһәрнең 35 мәгариф учреждениесе катнашты. 72 тонна макулатура һәм 2 тонналап пластика, аз керемле гаиләләргә кием-салым, уенчыклар җыелды. Калдыкларны аерым җыю буенча 157 төрле плакат тәкъдим ителде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100