news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда “Балалар дөньясы” рәсемнәр конкурсы нәтижә ясалды

Конкурста “Кояшкай” үзәгеннән, шәһәр коррекция мәктәпләреннән, Алабуга “Астра” реабилитация үзәгеннән 126 бала катнашкан.

Чаллыда “Балалар дөньясы” рәсемнәр конкурсы нәтижә ясалды
http://mtsz.tatarstan.ru

(Казан, 28 май, "Татар-информ"). Чаллыда “Балалар дөньясы” рәсемнәр конкурсы нәтижә ясалды. Бу турыда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә “Балалар дөньясы” исемле рәсемнәр конкурсына нәтиҗә ясалды диелгән әлеге хәбәрдә.

Жюри составында Яр Чаллы шәһәре пенсия фонды яшьләр активы рәисе К.Әхмәтҗанова, "Россия пенсионерлар берлеге" жирле бүлеге рәисе урынбасары Л.Умеркаева һәм башкалар булган.

Конкурста 126 бала катнашкан, алар “Кояшкай” үзәгеннән, шәһәр коррекция мәктәпләреннән, Алабуга “Астра” реабилитация үзәгеннән булган.

1 июньдә җиңүчеләргә, катнашучыларга бүләкләр тапшыралачак, балалар һәм аларның ата-аналары өчен бәйрәм уздырылачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot