news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда балалар арасында Коръән укучылар конкурсы оештыралар

Җиңүчеләр дүрт яшь төркемнәрендә билгеләнәчәк - 7, 10, 13, 15 яшькә кадәр.

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Чаллыда 27 мартта балалар арасында Коръән укучылар конкурсы оештыралар. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге бәйге республика күләмендә 24нче тапкыр үткәрелә. Быел аның географиясе киңәячәк һәм ул катнашучыларны Татарстаннан гына түгел, Башкортстан һәм Удмуртия республикаларыннан, Киров өлкәсеннән кабул итәчәк.

Җиңүчеләр дүрт яшь төркемнәрендә билгеләнәчәк: 7, 10, 13, 15 яшькә кадәр. Балаларны китапка карап тәҗвид кагыйдәләре буенча Коръән уку, яттан тәҗвид кагыйдәләре буенча Коръән уку һәм мәкам дәрәҗәсенә карап бәяләячәкләр. Һәр яшь төркеме буенча өч җиңүче билгеләнәчәк, аларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100