news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда бала тудыру йортыннан сабыйны өенә милли киемнәргә киендереп алып кайтканнар

Татарстанның Чаллы шәһәрендә яшәүче Гүзәл Дәүләтова беренче баласы тууга ныклап әзерләнгән.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның Чаллы шәһәрендә яшәүче Гүзәл Дәүләтова беренче баласы тууга ныклап әзерләнгән. Сабыйны Бала табу йортыннан тантаналы төстә алып чыгу өчен махсус кием әзерләгән, дип яза "Челнинские известия" газетасы.

Яшь әни белән әти Динисламны (улларына шундый исем кушканнар) бала тудыру йортыннан милли татар бизәкләре белән эшләнгән киемнән һәм түбәтәйдән алып чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot