news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда бала өстенә түбәдән бозлы кар төшкән

Республика прокуроры Илдус Нәфыйков бу факт буенча тикшерү үткәрергә кушты.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Чаллыда бала өстенә теплица түбәсеннән бозлы кар төшкән. Баланы хастаханәгә озатканнар. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итә.

Бу хәл кичә ЗЯБ бистәсендә 13 нче комплекста торак йорт ишегалдында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, теплица түбәсеннән 8 яшьлек малай өстенә бозлы кар ишелеп төшкән.

Баланы ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар. Табиблар малайны тикшергәннән соң бәрелгән урыннарын теркәгәннәр. Аннары өенә кайтарып җибәргәннәр.

Илдус Нәфыйков автошәһәр прокуратурасына бу факт буенча тикшерү үткәрергә йөкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot