news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда бакча яшендәге 19 меңнән артык балага урын җитми

Бакчалар гына түгел, мәктәпләр дә кирәк...

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Чаллы шәһәр советы сессиясендә депутатлар яңа төзелгән микрорайоннарда мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына булган ихтыяҗ мәсьәләсен дә күтәрделәр. Бүген Чаллыда бакча яшендәге 19 меңнән артык балага урын җитми.

 “Бүгенге балалар туу арткан чорда әлеге сан тагын да үсәргә мөмкин һәм 3 яшьлекләргә дә урын җитми башлаячак", – диде депутат Уел Хөсәенов. Яңа микрорайоннарда бакчаларга гына түгел, мәктәпләргә дә ихтыяҗ зур. Ләкин барысы да финанска барып төртелә. 140 урынлы бер бакчаны төзеп, файдалануга тапшыру 120 млн сумга төшә. Ә 1000 укучыга исәпләнгән мәктәп салу 500 млн сум чыгым таләп итә, дип белдерә “Шәһри Чаллы” газетасы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot