news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда “ба­та­рей­ка-ба­бай­” Габ­де­лә­хәт Хик­мә­тул­лин­ның 90 яшь­леге бәйрәм ителде

Ул җәмәгате белән бәй­рәм­нәр­дә зат­лы ап-ак ки­ем­нәр­дә мәй­дан тү­рен­дә би­ю­че ма­тур па­р булып танылды, Казанда да төрле чараларда катнашалар.

(Чаллы, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”, Аль­би­на Зарипова). Габ­де­лә­хәт Хик­мә­тул­лин һәм Нәзи­мә За­ки­ро­ва­ны Татарстанның Чаллы шәһәрендә бел­мәгән кеше юк­тыр, мө­га­ен. Алар башкалабыз Казанда да төрле чараларда актив катнаша. Бәй­рәм­нәр­дә зат­лы ап-ак ки­ем­нәр­дә мәй­дан тү­рен­дә би­ю­че ма­тур па­р булып танылдылар. Бак­саң, алар бию бе­лән ге­нә шө­гыль­лән­ми­ләр икән. Ак бабай белән ак әби җыр­лыйлар, ку­рай һәм гар­мун­да уй­ный­лар, рә­сем ясау, агач эше бу­ен­ча сән­гати ки­сү ос­та­лы­гы­на да ия, хәт­та компь­ю­тер­да да эш­ли бе­лә­ләр. Әле күптән түгел генә Чаллыда “ба­та­рей­ка-ба­бай­” Габ­де­лә­хәт Хик­мә­тул­лин­ны 90 яшь­лек юби­лее бе­лән тәб­рик­лә­де­ләр. Ту­ган кө­нен исә юби­ляр “Чиш­мә” ха­лык­лар дус­лы­гы йор­тын­да “Би­е­гән­дә карт­лык чи­ге­нә” дип атал­ган иҗат ки­чә­се бе­лән үт­кәр­де, дип яза “Шәһри Чаллы” газетасы.

Юбилярны го­мер бәй­рә­ме бе­лән кот­лар­га шак­тый гы­на ха­лык җы­ел­ган иде. Алар ара­сын­да иҗат­таш дус­ла­ры да, ту­ган­на­ры, онык­ла­ры һәм шә­һәр ха­ки­ми­я­те вәкилләре дә бар иде. Бәй­рәм­дә бик күп ма­тур те­ләк­ләр әйтелде, хәт­та Рос­сия Пре­зи­ден­ты Вла­ди­мир Пу­тин­ның кот­лау ха­ты да тап­шы­рыл­ды.

Габ­де­лә­хәт Сол­тан­гә­рәй улы Хик­мә­тул­лин ту­мы­шы бе­лән Аз­на­кай ра­йо­ны хә­зер­ге Бү­ләк авы­лын­нан. Әти­се фин су­гы­шын­да кат­наш­кан ке­ше. Ан­нан кайт­кач, га­и­лә­сен алып Ле­нин­град як­ла­ры­на та­ба кү­че­нә. Бө­ек Ва­тан су­гы­шы баш­лан­гач, фронт­ка ки­тә. Та­тар­стан­га, ту­ган авыл­ла­ры­на 1943 ел­да исән кай­тырга насыйп була.

Тор­мыш авыр­лык­ла­рын кү­реп үс­кән егет кеч­ке­нә ча­гын­нан ук эш­ли баш­лый. Го­мер бу­е­на аңа иле­без­нең күп ке­нә төбәкләрендә эш­ләр­гә ту­ры ки­лә. Кай­да гы­на яшә­мә­сен, кай­да гы­на эш­лә­мә­сен бар җир­дә дә аны мак­тап ис­кә ала­лар. Утыз ел­лап ул Та­тар­станның иң ях­шы мон­таж­нигы исе­мен йөр­тә. Җи­де төр­ле хез­мәт ба­тыр­лы­гы ме­даль­лә­ре бе­лән бү­ләк­лә­нә. Нә­зи­мә За­ки­ро­ва бе­лән Габ­де­лә­хәт Хик­мә­тул­лин Бө­гел­мә ши­фа­ха­нә­сен­дә та­ны­ша. Нә­зи­мә ха­ным ту­мы­шы бе­лән Зәй ра­йон­нын­нан икән. Сән­гать җи­тәк­че­се, укы­ту­чы, тәр­би­я­че бу­лып эш­ли. ТАССРның ат­ка­за­ган укы­ту­чы­сы, СССРның мә­га­риф от­лич­ни­гы бу­ла.

Бө­гел­мә­дә та­ныш­кан­да ике­се дә ул ва­кыт­ка тол бу­ла. Ара­ла­ша баш­ла­гач, шак­тый гы­на ур­так як­ла­ры ачык­ла­на. Шу­лар­ның иң зу­ры­сы – ул би­ю­гә мә­хәб­бәт. Шул оч­ра­шу­дан баш­лап ин­де 13 ел­лап алар тор­мыш юлы бу­ен­ча бер­гә ат­лап ба­ра­лар, дө­рес­рә­ге би­и­ләр. Хәзерге вакытта­ Чал­лы­да яши­ләр, “Җә­ү­һәр”, “Рет­ро” ан­самбль­лә­рен­дә кат­на­ша­лар. Бу гүзәл пар 3 мәр­тә­бә “Бал­кыш” бәй­ге­се­нең лау­ре­ат­ла­ры, 5 мәр­тә­бә ха­лы­ка­ра “Боль­шой вальс” кон­курс­ның дип­ло­мант­ла­ры һәм ку­бок ия­лә­ре бул­ды­. Юби­лей ки­чә­сен дә алар бер­гә сәх­нә­дә би­еп-җыр­лап үт­кәр­де, “ба­та­рей­ка-ба­бай­” гар­мун­да уй­на­ды­.

90 яшь­не би­еп кар­шы­лау­ның сер­лә­ре бе­лән ур­так­ла­шу­ны со­ра­гач, Габ­де­лә­хәт агай ел­ма­еп: “Го­ме­рем­дә бер тап­кыр да эч­мә­дем дә, тарт­ма­дым да, гомумән, сә­ла­мәт яшәү рә­ве­шен алып бар­дым. Йө­рә­гем­дә дә сүн­мәс дәрт сак­лап, һәр­ва­кыт хә­рә­кәт­тә бу­лыр­га ты­рыш­тым. Шу­ңа өй­дә дә бер урын­да озак кы­на уты­ра ал­мыйм. Ха­лык юк­ка гы­на, хә­рә­кәт­тә – бә­рә­кәт, дип әйт­мә­гән”, – диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100