news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда бәйрәмнәрдән соң Яңа ел чыршыларын тапшыру пункты ачыла

Чыршыларны эшкәртеп, алардан витаминлы өстәмәләр һәм терлекләр өчен аслыклар ясарга ниятлиләр.

Чаллыда бәйрәмнәрдән соң Яңа ел чыршыларын тапшыру пункты ачыла

(Чаллы, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Идел буе экологик компаниясе бәйрәмнәрдән соң Чаллыда Яңа ел чыршыларын җыя башлаячак. Бу хакта бизнес-структура вәкиле хәбәр итте.

Чыршыларны 11-24 гыйнвар көннәрендә тапшырырга мөмкин. Шушы вакыт эчендә теләгән һәркем агачларны кабул итү пунктына китерә ала. Адресы: Автосборочный проезд 29/63, предприятиенең административ-көнкүреш корпусы янында.

Чыршыларны эшкәртеп, алардан витаминлы өстәмәләр һәм терлекләр өчен аслыклар ясарга ниятлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot