news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көне билгеләп үтелде

Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көненең максаты - җәмәгатьчелекне әлеге куркыныч авыруның сәбәпләре, билгеләре белән таныштыру.

 (Чаллы, 21 ноябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көне билгеләп үтелде. Нәкъ менә бу көнне моннан 126 ел элек инсулинны уйлап табучы Фредерик Бантинг дөньяга килгән. Яр Чаллыда 152 бала шикәр диабетының инсулинга бәйле төре белән исәптә тора. Шуларның 20 % – 7 яшькә чаклы балалар, 30 % – 7-11 яшьлекләр, 50% ы – яшүсмерләр. Ел саен авыручы балалар саны артканнан арта бара, дип яза җирле басма.

Балаларга әлеге чир белән килешеп яшәү аеруча авыр булса да, белгечләр: "Диабет – ул үлем карары түгел, ә тормыш рәвеше", – дип белдерәләр. Кеше төрле авырлыкларны җиңәргә өйрәнеп шәхес буларак камилләшә.

Кама балалар медицина үзәгендә үткәрелгән Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көненең максаты да җәмәгатьчелекне әлеге куркыныч авыруның сәбәпләре, билгеләре, өзлегүләре һәм дәвалау алымнары белән таныштырудан гыйбарәт. Шәһәрнең баш балалар эндокринологы Роза Сәлимуллина тәкъдиме белән үткәрелгән әлеге чарага шикәр диабеты диагнозлы балалар тәрбияләләнүче гаиләләр чакырылды. Өлкәнрәк балалар өчен "диабет мәктәбе" оештырылды. Кайбер балалар мисалында ике атна дәвамында салмыйча йөреп булырлык кандагы шикәр дәрәҗәсен үлчәү чаралары күрсәтелде.

«Undergraund rock school» рок мәктәбе җитәкчесе Ярослав Гользаузерның килүе дә балаларның кәефен күтәреп җибәрде. Балалар үзләре дә әти-әниләре өчен зур концерт әзерләгәннәр. "Ак юл" креатив агентлыгы җибәргән сабын куыклары исә бәйрәмнең иң күңелле мизгеле булды. Файдалы һәм матур чарадан яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100