news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә флешмоб башлап җибәргәннәр

Акция Автошәһәрдә 1 майдан 15 майга кадәр узачак, оештыручылар ул шәһәр халкында хуплау табар дип өметләнә.

(Чаллы, 28 апрель, «Татар-информ»). Чаллыда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгын искә алырга теләгән һәр кеше катнаша ала торган акция башлап җибәрәләр.

Моның өчен Чаллы кешесе кәгазьдән, картоннан яки 20 сантиметрдан да ким булмаган пластиктан йолдыз ясарга тиеш. Анда җиңүгә үз өлешен керткән туганнары фотолары һәм алар турында мәгълүмат урнаштырыла.

Йолдызны үз фатирың ишегенә ябыштырырга яки социаль челтәрләрдә, Инстаграмда урнаштырырга кирәк.

Акция Автошәһәрдә 1 майдан 15 майга кадәр узачак, оештыручылар ул шәһәр халкында хуплау табар дип өметләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100