Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда аз хезмәт хакы бирелә торган предприятиеләрне контрольгә алалар
Чаллыда аз хезмәт хакы бирелә торган предприятиеләрне контрольгә алалар
(Чаллы, 11 апрель, "Татар-информ"). Бүген Чаллыда хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә беренче квартал йомгаклары буенча шәһәр бюджеты үтәлү мәсьәләсе тикшерелде. Ел башыннан шәһәр бюджетына 273 миллион сум акча кергән, ул үз керемнәре белән 111,8 процент тәшкил итә. Җыелган акчаның өчтән бер өлеше - җир салымнары.
Әмма физик затларның керемнәре, җир һәм милеккә дәүләт пошлинасы һәм аренда түләве буенча план үтәлмәгән. Нәтиҗәдә, шәһәр казнасының 19 миллион сум акчасы ким чыккан. Физик затлар керемнәренә җыела торган салым 82,7 процентка гына үтәлгән.
Шәһәрнең финанс идарәсе җитәкчесе Бриллиант Ризатдинова сүзләренчә, бу түбән хезмәт хакы һәм "конвертлы" түләү белән бәйле. Шәһәрнең күп кенә предприятиеләре минималь салымнарны хезмәткәрләренең рәсми хезмәт хакы 500-900 сум тәшкил итүеннән чыгып түли.
Хакимият башлыгы Илдар Халиков бу күренешне турыдан-туры салым түләүдән качу, дип атады. Аның сүзләренчә, эшчеләргә хезмәт хакын яшәү минимумыннан ким түләүче 100 предприятие хокук саклау органнары, прокуратура һәм салым инспекциясе тарафыннан катгый контрольгә алыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз