news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда аягын сындырып, өенә кайта алмаган ир-атка ярдәм иткәннәр

Бу хәл кичә көндез Саначин яр буенда булган.

Чаллыда аягын сындырып, өенә кайта алмаган ир-атка ярдәм иткәннәр

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыда аягын сындырып, өенә кайта алмаган ир-атка ярдәм иткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 13.05 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына ЗЯБ бистәсендә Саначин яр буенда ир-ат ятуы турында хәбәр ителгән.

6нчы зональ янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре урында 62 яшьлек ир-атның аягы сынуын ачыклаган. Ир-атны ашыгыч ярдәм машинасына алып барганнар. Табиблар Чаллы кешесен Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып барган.

news_right_1
news_right_2
news_bot