news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә бәрәңге 14 сум, суган 15 сум, ит 250 сумнан сатыла

Ел ахырына кадәр Чаллыда 63 ярминкә үткәрү планлаштырылган.

 (Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). Көз – витаминнар туплау һәм кышка запасларны әзерләп кую чоры. Бакчасы һәм авылы булган кешеләр аларны үзләрендә җитештерсә, шәһәрләрдә яшәүчеләр ярминкәләргә юл тота. Анда бер урында арзан бәяләргә барлык яшелчәләрне, ит, бал һәм башка кирәкле ризыкларны алып куярга мөмкин. Шөкер, шәһәребездә ярминкәләр гөрләп уза, дип, “Шәһри Чаллы” газетасы рәсми мәгълүматларга нигезләнгән язма урнаштырган.

Икътисади үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсенең кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова билгеләп үткәнчә, Чаллыда инде 71 авыл хужалыгы ярминкәсе уздырылды. Бүген дә алар үзләренең эшләүләрен дәвам иттерә. Шәһәргә 2340 тоннандан артык продукция кертелде. Аларның күбесе Татарстан районнарыннан һәм җирле җитештерүчеләрдән тупланган.

Ярминкәләрнең эше шәһәрнең өч җирендә оештырылды: Комсомол районында – Сарман трактында, Автозавод районында – Г. Камал исемендәге бульварда, Үзәк районда – “Южный” агросәнәгать паркында, Ш. Усманова урамында Пушкин урамыннан алып Вахитов проспектына кадәр урыннарда. Аларга авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукциясен Алексеевск, Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә, Баулы, Чирмешән, Кукмара, Алабуга, Ютазы, Нурлаттан – барысы Татарстанның 10 районыннан һәм Россия Федерациясенең 6 төбәгеннән алып килде. Мәсәлән, Башкортстаннан бал, Удумуртиядән үрдәк, каз, күркә, бәрәңге, Волгоград һәм Сарытау өлкәләреннән суган, яшелчәләр, Киров ягыннан бәрәңге, Оренбург төбәгеннән үсемлек мае, карбызлар китертелгән иде. Җирле оешмалар да ярминкәләрдә актив катнаша. Алар арасында “Чаллы-бройлер” ҖЧҖ, “Просто молоко” ҖЧҖ идарә итү компаниясе, “Яр Чаллы сөт комбинаты”, “Камский Бекон” ҖЧҖ, “Чаллы-ит” ҖЧҖ, “Чаллы – яшелчә” ҖЧҖ бар.

Гомумән, ярминкәләрдә шәһәр халкы барлык төр продукцияне дә таба ала. Монда ит, бал, бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, кәбестә, кабак бар. Ит-сөт продукцияләре дә шактый. Моннан тыш, ярминкәләрдә казылык, балык, ипи һәм татлы ризыклар да күпләп сатыла. Бәяләргә килгәндә алар арзан, ә күпләп сатып алганда сатучылар саллы гына ташламалар да ясыйлар. Мәсәлән, бәрәңге – 14 сум, болгар борыч – 30–40 сум, сыер ите – 250–300 сум, дуңгыз ите – 230–270 сум, бал – 1000 сумнан башлана, балык – 50 сумнан алып 170 сумга кадәр, суган – 15–20 сум, кабак – 15 сум, кишер һәм чөгендер – 15–20 сум, Кукмара итекләре – 1200 сум.

Ел ахырына кадәр Чаллыда тагын 63 ярминкә үткәрү планлаштырылган. 1 һәм 8 октябрьдә, 42, 43, 44, 45, 46, 47, 48, 49 комплексларында яшәүчеләрнең күп санлы сораулары буенча, ярминкәләр Ш.Усманов урамында Пушкин урамыннан алып Вахитов проспектына кадәр урында үткәреләчәк. Моннан тыш, 17, 18, 24, 25 декабрьдә Азатлык мәйданында һәм 24, 25ендә Сарман тарктында “Яңа ел казы” тематик ярминкәсе уздырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100