news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда автозаправкада бензовоз машинасы янган

Янгын чыгу сәбәпләрен прокуратура белгечләре ачыклый.

Чаллыда  автозаправкада бензовоз машинасы янган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Чаллыда автозаправкада бензин ташу машинасына ут капкан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген 10.36 сәгатьтә Казан проспектындагы бензин салу станциясендә «КАМАЗ» бензин ташу машинасының кабинасы һәм тәгәрмәчләре януы турында хәбәр килгән. Дизель ягулыгы да янган.

Урында 55 нче, 56 нчы һәм 72 нче часть янгын сүндерүчеләре эшләгән. Янгын мәйданы 50 квадрат метрны тәшкил итте. 10.59 сәгатьтә ут тулысынча сүндерелгән. Зыян күрүчеләр юк.

Прокуратура янгын чыгу сәбәбен ачыклый. Эшләр алып барылган мәйданның физик затныкы булуы ачыкланган. Аның ягулык-майлау материалларын саклау һәм алар белән эшләр башкару хокукына рөхсәт документлары булмаган.

Гадәттән тыш хәлнең әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянның характеры һәм күләме билгеләнә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100