news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда автозаправка хезмәткәре урланган автомобильдә әйләнеп капланган

Сарман районына илтә торган юлда ул идарәсен югалтып, авариягә юлыккан.

(Чаллы, 19 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда автозаправка хезмәткәре урланган автомобильдә әйләнеп капланган.

Авария 18 апрельгә каршы төндә булган. Минзәлә трактында урнашкан автозаправка станциясенең исерек хәлдәге 19 яшьлек хезмәткәре Россия автомобилен урлап алып киткән. Чит кеше машинасында ул үзенең туган ягына – Сарман районына юл тоткан.

Әмма юлда идарәсен югалтып, машинасы әйләнеп капланган. Җитди тән җәрәхәтләре алган автомобиль карагын Әлмәт Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100