news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда автосервис газ җиһазы шартлау сәбәпле янган

41 яшьлек каравылчының бите һәм куллары пешкән.

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Чаллының ЗЯБ бистәсендәге автосервис «ГАЗель» автомобилендәге газ җиһазы шартлау сәбәпле янган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 1 мартта Чаллының ЗЯБ бистәсендә урнашкан бер автосервиста янгын чыга. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә әлеге хәлне үз күзләре белән күрүчеләр хәбәр итә. Алар янгын чыгарга берничә минут кала, көчле шартлау тавышын ишетүләре хакында әйтә.

Ут белән көрәшүчеләр урынга килеп җиткәндә, автосервисның түбәсе җимерелеп төшкән була инде. Янгынны сүндергәч, коткаручылар җимерекләрне араларга керешә. Автосервиста газ баллоны белән җиһазландырылган, бик нык янган «ГАЗель» автомобиленә тап булалар. Янгын нәкъ менә шуның төзек булмавы аркасында чыга да инде.

Нәтиҗәдә, 41 яшьлек каравылчы зыян күрә. Бите һәм куллары пешкән ир-атны хастаханәгә озаталар.

news_right_1
news_right_2
news_bot