news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда автомобильләр өстенә агачлар ауган

Берничә микрорайонда, шулай ук бер мәктәп территориясендә, җил агачларны тамырлары белән йолкып алган.

Чаллыда автомобильләр өстенә агачлар ауган
соцсети

(Чаллы, 6 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда юлларны яңгыр суы басты, ә җил агачларны автомобильләр өстенә аударды.

Автошәһәрдә көчле җил катнашында икенче көн инде салкын яңгыр ява. Яңгыр сулары автостанция тирәсендә юл участогын баскан. Шаһитлар социаль челтәрләрдә автомобильләрнең йөзеп йөрүе турындагы фотосурәтләрне урнаштыралар. Шамил Усманов урамында һәм «Пушкин» тукталышы районында да шундый ук хәл.

Моннан тыш, шәһәрдә котырынган стихиядән агачлар зыян күргән. Чаллы халкы тамырыннан йолкып алынган үсентеләрне өченче, кырык беренче һәм илле икенче микрорайон, шулай ук 25нче мәктәп янында тапкан. Кайбер агачлар ерак түгел калдырылган автомобильләр өстенә төшкән.

Бүген ЗЯБ бистәсендә «Хәрби комиссариат» тукталышы янында торган ут баганасы да ауган. Конструкция травмай чыбыкларына зыян китергән, шуның аркасында «Электротранспорт» идарәсе 6, 8 һәм 12 номерлы маршрутларның хәрәкәтен вакытлыча туктатты.
  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100