news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда автомобиль җәяүлеләр кичүендә мәктәп укучысын бәрдергән

Һәлакәт бүген иртән 52/31 йорты янында булган.

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ”). Чаллыда автомобиль җәяүлеләр кичүендә мәктәп укучысын бәрдергән. Бу хакта “Вести KAMAZа” хәбәр итә.

Һәлакәт бүген иртән 52/31 йорты янында булган. Нәтиҗәдә, ир бала хастаханәгә озатылган. Медицина хезмәткәрләре сүзләренчә, аңа җитди зыян килмәгән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot