news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда автомобиль белән бәрелешкән мотоциклга ут капкан

Яна торган мотоциклны узып баручы машина видеорегистраторы төшергән.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Чаллыда автомобиль белән бәрелешүдән соң, мотоциклга ут капкан. Бу турыда социаль челтәр кулланучылар хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте Автозавод проспектында «Лента» гипермаркеты тирәсендә булган.

Шаһитлар сүзләренчә, «Форд Фокус» автомобиле йөртүчесе, урам чатында борылганда, мотоциклчыга юл бирмәгән. Бәрелешүдән соң мотоцикл яна башлаган.

Мотоциклчыны бик авыр хәлдә Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр. Пост авторлары социаль челтәрләр төркемнәрендә имгәнгән егетнең туганнарын һәм дусларын эзләгәннәр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot