Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда автобусларга күзәтү җайланмалары урнаштыралар
Якынча исәпләүләр буенча, бер автобуска видеотеркәгеч кую 22-28 мең сумга төшә.
(Чаллы, 24 март, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”, Зөлфия Исләйле). Агымдагы елның апреленнән Чаллыда пассажир йөртүче автобусларга видеотеркәү җайланмалыры куела башлый. Бу хакта шәһәр хакимиятендә юл хәрәкәте иминлегенә багышлап оештырылган киңәшмәдә хәбәр иттеләр, дип яза шәһәр басмасы.
Инспекция башлыгы урынбасары Ирек Хөснетдинов әйтүенчә, 2016 елда автобуслар катнашында Чаллыда 44 юл-транспорт һәлакәте булган. Анда 57 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Быел шундый һәлакәт нәтиҗәсендә берәү зыян күрергә өлгергән инде. Автобусларда кешеләр егылып имгәнәләр икән. Шуңа күрә киңәшмәдә автобусларга видеотеркәгеч куярга кирәклеген искәрттеләр. “Электротранспорт” җаваплылыгы чикләнгән оешма җитәкчесе Рәшид Шәмсединов әйтүенчә, бүгенге көндә биредә ике сменада 190 автобус, 271 шофер эшли. Автобус йөртүчеләргә кытлык зур. Агымдагы елның 3 аенда 180 кеше эшкә алынган, 145 е эштән киткән. Канун буенча автобуста дүрт видеотеркәгеч булырга тиеш. Бу эшнең бәясен киметү өчен аны автобусларга комплекслы куярга кирәк. Апрельдән башлап, предприятие әлеге җиһазны куя башларга әзер. Тик акча мәсьәләсе генә эшне туктата. Якынча исәпләүләр буенча, бер автобуска видеотеркәгеч кую 22-28 мең сумга төшә. “Пассажирлар йөртү” җаваплылыгы чикләнгән оешма вәкиле әйтүенчә, биредә транспортның 60 проценты җиһазланган инде.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин тукталышларда сәүдә нокталары бетереләчәк дип белдерде. Киңәшмәдә шулай юк юлларга “разметка”лар салу турында да сүз булды. Бүгенге көндә аларның 50 проценты гына сакланган. “Челнытранссигнал” предприятиесе вәкиле һава торышы тотрыклангач, бу юнәлештә эшли башларга әзер булуларын әйтте, дип яза “Шәһри Чаллы” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз