Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда автобус йөртүчесе караңгыда юлны йөгереп чыгарга уйлаган ирне бәрдергән
Юл-транспорт һәлакәте Мәскәү проспектында булган.

(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Чаллыда «ПАЗ» автобусы йөртүчесе караңгыда юлны йөгереп чыгып барган ирне бәрдергән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәте Мәскәү проспектында, 56нчы комплекс каршында булды. «ПАЗ» автобусын йөртүче юлны йөгереп чыгарга уйлаган ир-ат алдыннан машинасын туктатырга өлгермәгән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә җәяүлене төрле җәрәхәтләр ала, аны хастаханәгә илтәләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз