news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда автобус белән җиңел машина бәрелешкәндә яшүсмер имгәнгән

Светофорның яшел уты кабынгач, 45 яшьлек ир-ат йөрткән «НефАЗ» автобусы урыныннан кузгала һәм 52 яшьлек кеше йөрткән «тугызлы» машинасына бәрелә.

Чаллыда автобус белән җиңел машина бәрелешкәндә яшүсмер имгәнгән
ГИБДД Набережных Челнов

(Чаллы, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда җиңел машина һәм автобус бәрелешкән вакытта җәмәгать транспортындагы 14 яшьлек пассажир зыян күргән. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кичә ЗЯБ бистәсендә Фоменко урамы һәм Сарман тракты киселешендәге авария була.

Светофорның рөхсәт ителгән сигналы кабынгач, 45 яшьлек ир-ат йөрткән «НефАЗ» автобусы урыныннан кузгала һәм җиңел машинага килеп бәрелә.

Һәлакәттә 14 яшьлек пассажир зыян күрә, аны «ашыгыч ярдәм» машинасында хастаханәгә илтәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100