news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда автобус белән җиңел машина бәрелешеп, бер пассажир имгәнгән

Кичә кич Чаллыда Автосборочный тыкрыгында автобус юл уңаена хәрәкәт иткән “Жигули” машинасына юл бирмәгән.

(Яр Чаллы, 14 июнь, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда автобус җиңел машинага бәрелгән. Нәтиҗәдә машинадагы пассажир зыян күргән. Бу хакта шәһәрнең дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич, Автосборочный тыкрыгында булган. Пассажирлары булмаган “НефАЗ” вахта автобусы юл уңаена хәрәкәт иткән 7 нче модельле “Жигули” машинасына юл бирмәгән.

Бәрелү нәтиҗәсендә җиңел машинадагы 45 яшьлек хатын-кыз яраланган. Чакыру буенча килгән табиблар күкрәк сөяге сынган дип диагноз куйган. Зыян күргән хатынны ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot