news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда авиаһәлакәттә һәлак булучыларның мәетләрен якыннарына тапшыралар

Фаҗигадә һәлак булучыларның туганнары белән психологлар эшли.

Чаллыда авиаһәлакәттә һәлак булучыларның мәетләрен якыннарына тапшыралар

(Чаллы, 11 октябрь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Әлеге минутларда Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең патологоанатомия бүлегендә авиаһаләкәттә вафат булган кешеләрнең мәетләрен якыннарына тапшыралар. Кара катафалклар инде берничә кешенең мәетен туган якларына алып китте. 

Фаҗигадә һәлак булучыларның туганнары өчен Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә мәгълүмати-психологик үзәк булдырылган. Аларга 21 психолог ярдәм күрсәтә. Чиркәү һәм мәчет әһелләре рухи яктан терәк булырга тырыша. 

Шулай ук барлык документ эшләре дә әлеге үзәктә башкарыла. 

Мәетләрне тану аерым бинада башкарыла. Якыннарын югалткан кешеләрнең хәле бик авыр, аларны психологлар җитәкләп диярлек алып бара. 

Морг тирәсендә полиция кизү тора. 


news_right_1
news_right_2
news_bot