news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда авариядән соң берничә мең йортка электр утын кич белән биргәннәр

24 меңгә якын кеше электр утсыз калган.

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Чаллы шәһәрендә электрподстанцияләрнең берсендә авария булган. Шул сәбәпле, 24 меңгә якын кеше электр утсыз калган.

«Татар-информ» агентлыгы бу хәл һәм аның якынча сәбәпләре турында хәбәр иткән иде.

Агентлыкка Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләгәнчә, 22.40 сәгатьтә Чаллыда яшәүчеләрне электр уты белән тулысынча тәэмин иткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot