news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда авариядән соң берничә машинага ут капкан

Чаллы кешеләре кичке сәгать тугызлар тирәсендә көчле шартлау тавышы ишетүләрен социаль челтәрләрдә язган.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Чаллыда юл һәлакәтеннән соң берничә автомашинага ут капкан. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте 25 һәм 51 комплекслар арасында килеп чыккан.

Чаллы кешеләре кичен сәгать тугызлар тирәсендә көчле шартлау тавышы ишетүләрен социаль челтәрләрдә язган.

Вакыйга турында өстәмә мәгълүмат ачыклана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot