news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ауган микроавтобуста имгәнгән пассажирларга иминият акчасы түләячәкләр

Шаһитлар сүзләренчә, «Фольксваген» шоферы «Турыга хәрәкәт итү» билгесенә игътибар итмичә, Автозавод проспектына борылырга омтылган.

Чаллыда ауган микроавтобуста имгәнгән пассажирларга иминият акчасы түләячәкләр
соцсети

(Чаллы, 29 май, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда ауган маршруткада зыян күргән пассажирларга иминият акчасы түләячәкләр. Микроавтобусны исә башка файдаланмаячаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына «Пассажирлар ташу» ҖЧҖ генераль директоры Николай Тятюшкин хәбәр итте.

Видеорегистраторлар материалларыннан күренгәнчә, пассажирлар утырган микроавтобус светофорның яшел сигналына юл чатын уза һәм аңа «Фольсваген» автомобиле килеп бәрелә. «Светофорның сары сигналы кабынганда маршрутка ян ягына ауган булган инде», - диде Тятюшкин.

Пассажирлар йөртү буенча предприятие башлыгы хәбәр иткәнчә, «Фольксваген» Тынычлык проспекты буйлап барган. Урам чатында «Турыга хәрәкәт итү» билгесенә игътибар итмичә, Автозавод проспектына борылырга омтылган. Бу мәгълүматны ЮХИДИ тикшерә.

Юл һәлакәтендә алты кеше зыян күргән. Күбесенең тәне бәрелгән һәм сыдырылган. Ташучы мәгълүматларына караганда, авариядә бер кешенең кулы сынган. Аңа 120 мең сумнан артык иминият акчасы түләнәчәк. Тагын бер зыян күрүченең башында яра бар. Аны табиблар дәвалый.

«Микроавтобуска килгәндә, анда кузовны алыштырырга кирәк. Тик ремонт ясауның мәгънәсе юк, ул машина шул кадәр ремонт акчасына тормый. Иминият чыгымнарны өлешчә генә каплаячак - 400 мең сумнан артмый. Калганын суд аша юл-транспорт һәлакәтендә гаепле заттан таләп итәчәкбез. 1 млн 400 сумга дәгъва белдерәбез», - диде Тятюшкин.

  • «Татар-информ» элек «Фольксваген» автомобиленең светофорның кызыл утына чыгуы һәм «Форд» микроавтобусы белән бәрелешүе хакында хәбәр иткән иде. Авария Автозавод һәм Тынычлык проспектлары киселешендә булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100