news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ата-аналар балалары белән бергә лагерьда ял итә ала

Анда Мөслим районыннан да ике гаилә тәрбиягә алган балалары белән ял итте.

(Казан, 12 август, "Татар-инфом"). Чаллы шәһәренең “Звездный” сәламәтләндерү лагеренда әти-әниләр һәм балалар өчен бердәм смена эшләде. Бу турыда "Мөслим-информ" мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Анда Мөслим районыннан да ике гаилә тәрбиягә алган балалары белән ял итте. Лагерьда әти-әниләр һәм балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар, конкурслар, мастер-класслар һәм төрле очрашулар үтте. Әти-әниләр үзләре дә тәҗрибә уртаклашты, белгечләр белән киңәште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100