news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасы авариягә очраган

Юл-транспорт һәлакәте вакытында ашыгыч ярдәм салонында пациентлар булмаган.

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасы һәм җиңел автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

Авария сурәтләнгән видео социаль челтәрләрдә барлыкка килде. Бәрелүдән соң, ашыгыч ярдәм машинасы коймага барып төртелгән.

Әлеге мәгълүматны «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә расладылар, шулай ук һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгәнен әйттеләр.

Авария вакытында ашыгыч ярдәм салонында пациентлар булмаган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100