news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда ашыгыч ярдәм күрсәтүнең мотобригадасы эшли башлады

Бу яңалыкның хуҗасы шәхси компания.

(Чаллы, 23 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Зөлфия Галим). Чаллыда ашыгыч ярдәм күрсәтүнең мотобригадасы эшли башлады. Бу яңалыкның хуҗасы шәхси компания. Әлегә фельдшерлардан торган бер генә шундый бригада эшли, дип яза җирле басма.

"Мотобригадалар Казанда дәүләт ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтендә эшлиләр. Без дә үзебезнең шәһәрдә бу ысулны кулланырга булдык", – ди шәхси ашыгыч медицина ярдәмен оештыручыларның берсе Тимур Гыйззәтуллин. – Аны кая җибәрергә икәнлеген диспетчер билгели. Әйтик, авыруны хастаханәгә алып барырга кирәк булганда, бу вариант уңайсыз. Ә менә урында ярдәм итә алабыз. Чакыру бәясе гадәти бригаданыкы кебек".

Тиешле категориядә машина йөртү таныклыгы булган фельдшерлар мотоциклны үзләре йөртәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot