news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә һөҗүм иткәннәр

Исерек ир-атлар авыру кешене хастаханәгә алып китәргә комачаулаган.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Чаллы шәһәрендә урамда ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә исерек ир-атлар һөҗүм иткән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Кичә Төзүчеләр бульварында исерек ир-атлар  ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә ташланган.

Һөҗүм итүчеләр автомобильдәге авыруны хастаханәгә алып китәргә комачаулаган, шоферны кыйнамакчы булганнар.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot