Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда аш әзерләү осталыгы буенча инвалид балалар өчен мастер-класс узды
Бу мастер-класс кысасында катнашучы инвалид балалар өстәл бизәү кебек һәнәр алымнарын өйрәнделәр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Чаллы, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллының «Татарстан» бизнес-отеленең конференц-залында мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен «Мөмкин булган һәм мөмкин булмаган» проект кысаларында мастер-класс узды. Ул инде дүртенче тапкыр үткәрелде, дип яза җирле басма.
Бу мастер-класс кысасында катнашучы инвалид балалар өстәл бизәү кебек һәнәр алымнарын өйрәнделәр. Аларга салатлар әзерләү өчен яшелчәләрне кисәргә өйрәнү дәресләре бирелде.
«Мөмкин булган һәм мөмкин булмаган» проектының төп максаты – мөмкинлекләре чикле булган балаларны мастер-класслар һәм тренинглар ярдәмендә тормыштагы социаль-көнкүрештә килеп туган хәлләргә әзерләү. Бу тормыш дәресләре аша балалар тормышта югалып калмаска һәм төшенкелеккә бирешмәскә өйрәнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз