news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда армия кул сугышы буенча Россия беренчелеге үтте

Турнирда барлыгы 89 спортчы катнашты.

(Чаллы, 29 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы,"Райнур Әгъләметдинов).  Чаллыда шундый көрәш төрләренең берсе — армия кул сугышы (АРБ) буенча Россия беренчелеге узды, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

Армия кул сугышы нәрсә соң ул? Ул күпсанлы сугыш спорты төрләрен үзенә берләштергән универсаль юнәлеш. Монда кул, аяк, баш — кешенең бөтен физик мөмкинлекләр дә эшкә җигелә. Шул ук вакытта ирекле көрәш алымнарын да файдаланырга ярый. Әлеге спорт төре югары тизлек белән популярлык казана. Чөнки гамәлдә файдалану өчен иң кулай булып санала. Әлеге юнәлешнең саклану алымнары да иң гадиләрдән һәм шул ук вакытта нәтиҗәлеләрдән исәпләнә.

Әлеге көрәш төренең тарихына күз салсак, Армия кул сугышы буенча ярыш беренче тапкыр 1979 елда Каунас шәһәрендә уздырылган. Элек һава десанты гаскәрләре арасында үтсә, хәзер билгеле бер әзерлек узган һәр кеше катнаша ала.

Чаллыда узган Армия кул сугышы буенча Россия беренчелеге Россиянең махсус хәрби бүлекләрендә хезмәт иткән ветераннарга багышланды. Төп яңалык — быелдан башлап бу бәйге "Бердәм Россия" партиясенең "Ватан улы" проекты кысаларында узачак.

Турнирда барлыгы 89 спортчы катнашты. Аларның берсе — халыкара дәрәҗәдәге мастер, 10 сы — спорт мастеры, 24 кеше — спорт мастерына кандидат, калган 54 ир-егет — әлеге юнәлеш буенча төрле дәрәҗә ияләре.

— Бу юнәлеш буенча еш чыгыш ясарга туры килә дип әйтмәс идем. Кикбоксинг, бокс ярышларында катнашам, гадәттә, — дип сөйли төп җиңүне яулаган Искәндәр Зияев. — Күпмедер дәрәҗәдә самбоны да үз итәм, ярышларда катнашам.

— Армия кул сугышы нәрсәсе белән аерыла? Нинди үзенчәлеге белән синең күңелеңә якын?

— Монда күп төрле юнәлешләр катнашкан. Көчеңә, мөмкинлегеңә карап барлык алымнарны да кулланырга була. Кирәк икән егып саласы, аяк, кул — барысын да эшкә җигәргә ярый.

Ярышта төп җиңүгә ирешкән егетләрнең тагын берсе — Марий-Эл егете Арсений Смирнов. Искәндәрдән аермалы буларак аңа бу җиңү ансат кына бирелмәгән. Ерак юлдан килү арытты, физик мөмкинлекләрне күпмедер дәрәҗәдә чикләде дип сөйли спортчы:

— Дөресен генә әйткәндә, мин җиңүемә ышанып та бетә алмыйм әле. Авырлыкны үлчәделәр. Инде шул вакытта ук үземне тулы көчемдә хис итми идем. Бик озак һәм авырлык белән гадәттәге физик халәтне кайтара алдык. Безнең команда бик үк яхшы чыгыш ясый алмады. Шуңа күрә дә миңа авыррак булды. Беренче көндәш белән бер минут чамасы сугышканнан соң аяклар тыңламый, куллар — шулай ук хәлсез иделәр. Шулай булуына карамастан, мин үз максатыма ирешә алдым...

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100