news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда «Арарат» ресторанында янгынннан соң бала мәете табылган

Бүген кич Сөембикә проспектында буш торган «Арарат» рестораны бинасында янгын чыккан.

Чаллыда «Арарат» ресторанында янгынннан соң бала мәете табылган
МЧС Татарстана

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Чаллыда  «Арарат» рестораны бинасында янгын сүндерелгән. Бина эчендә бала мәете табылган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бала мәете табылу турындагы мәгълүматны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә расладылар.

«Бинаның уң ягындагы бүлмәләренә су сиптергәндә һәм тикшергәндә 19.33 сәгатьтә кеше мәете табылган, шәхесе ачыклана», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре Чаллыда ресторанда янгында бала һәлак булуны тикшерү башлады. Бу турыда Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Татар-информ» агентлыгы Чаллы шәһәре үзәгендә Сөембикә проспектында буш торган «Арарат» рестораны бинасында янгын чыгуы турында хәбәр итте. Көчле төтен аркасында якындагы йортларда яшәүче йөзләп кешене эвакуацияләгәннәр иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot