Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда «Җаным хыяллардан тора» дип исемләнгән зур хәйрия концерты узды
Кичәдә җыелган 5 меңнән артык акча мохтаҗлар кулына тапшырылачак.
(Казан, 17 март, "Татар-информ", Рәзинә Сәетгәрәева). Язгы матур кичләрнең берсендә Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда күңелләрне җылытырлык «Җаным хыяллардан тора» дип исемләнгән зур хәйрия концерты узды. Әлеге бәйрәмнең төп хуҗалары – бордылылар, төгәлрәк әйтсәк, хәзерге көндә Борды авылында яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Зөлфия Җиһан булды, дип яза Тукай районының "Якты юл" газетасы.
Чараның хәйрия атналыгы кысаларында уздырылуы бер дә гаҗәп түгел. Зөлфия Җиһан беркайчан да иҗатын, концертларын, чыгышларын акча эшләү калыбы итми. «КамАЗ» оешкан елларда күрше Башкортстан Республикасыннан ак калага килеп үзен тапкан бу кызның күңел сафлыгына, тавышының моңлылыгына, язган көйләренең камиллегенә таң каласың. Алай гына да түгел, аның кешелеклелек сыйфатлары да башкалар белән чагыштырганда кошлар биеклегендә. Кичәдәге җырларында да аның гадилеге, эчкерсезлеге сизелә, халык аны шуңа күрә дә үз итә, ярата! Кичәне матур, үтемле сүзләре, тарихи вакыйларны бүгенгедәй анык итеп күрсәтә, гәүдәләндерә белүче, «Энергетик» мәдәният йортының «җаны», Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды. Хәйрия концерты башында ук ул изгелекнең тормыш нигезе икәнлеген ассызыклап, мохтаҗларга ярдәм итәргә теләүчеләргә залда махсус тартмалар куелганынлыгын искәртте.
Җырчыларның да иң осталары, иң халыкчаннары чыгыш ясады әлеге изге, мәртәбәле кичәдә. Нияз Хаматшин башкаруындагы «Соңга калмыйк» (Илнур Фәйзуллин көе, Зөләйха Минһаҗева сүзләре) җыры бу кичәнең гимны кебек көчле яңгырады. Халык күңелен моң белән тутырган, аларга йөрәк хисләрен бүләк иткән җырчылар арасында читтән килгән бер генә җырчы да юк иде. Бар да үзебезнекеләр, үзебезчә, гади, тыйнак, күркәм булды! Кичә хуҗасы – Зөлфия Җиһан көйләреннән торган бу концертта бер генә җыр да башкаларын кабатламады. Зөлфия Җиһанның иҗатын зурлап килгән автор-башкаручы Ришат Шәйхетдинов кичәгә аерым бер ямь өстәде. Яраткан җырчыбыз Илсөя Зарипованы халык алкышларга күмде. Чаллы сәхнәләрен үзенә генә хас матур тембрлы тавышы белән бизәүче Инзилә Әхмәтгәрәеваны да халык яратып кабул итте. Ул күңелләргә үтәрлек итеп өр-яңа җыр – «Дога моңы» (Зөлфия Җиһан көе, Рәзинә Сәетгәрәева сүзләре) дип аталган җыр башкарды. Әлеге җырдан соң Гөлзада ханым арабыздан киткәннәрне исемләп, яхшы гамәлләре белән искә алды. Бу минутларда күз алдына озак еллар шушы сәхнәдә халыкка хезмәт иткән изге затлар күз алдына килеп басты, күңелләр тулды.
Кичәнең иң матур, дулкынландыргыч өлеше – Борды авылыннан килгән «Туганайлар» фольклор ансамбле чыгышы булгандыр, мөгаен. Халык аларны алкышлар белән каршы алды, чәчәкләргә күмде. Чөнки алар өлкән яшьтә булуларына карамастан янып, ялкынланып торалар. Бу кайнарлык, хис дулкыны, әлбәттә инде, без – тамашачыларга да күчте. Үзең дә сизмәстән моңлы керәшен көйләренә аяк биетеп, кушылып җырлап утырасың. «Җәйләү, Борды, Бордыбаш» җыры (Зөлфия Җиһан көе, Рәзинә Сәетгәрәева сүзләре) халыкта нәкъ менә шундый хис-тойгылар уятты. «Буран әбиләре»ң бер кырыйда торсын, дип пышылдаштылар янәшәмдә утыручылар.
Зөлфия Җиһанның иҗаты, бу гамәле әлеге залда узган кичәләрнең иң нурлысы, иң яктысы булып, аерым бер биттә тарих булып кереп калыр. Халык бик озак таралырга ашыкмады, һәркем кесәсендә булган байлыгын мохтаҗлар тартмасында калдырдырга теләде. Чират торып изгелек эшләргә теләүчеләр булганда, татар моңнары яңгырап торганда тормыш тукталмас, телебез югалмас! Әнә бит, Чаллы язучылары да бер-берсе белән нинди матур иҗатташ дуслыкта яшиләр. Кичә башлыча гел алар иҗатына багышланды. Автор-башкаручы Зөлфия Җиһан Галиәхмәт Шаһи, Рәзинә Мөхияр, Рәзинә Сәетгәрәева, Рәзинә Насыйбуллина, Зөлфия Нигманова, Айрат Шәйхетдинов һәм башка бик күп Чаллы язучылары һәм «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсендәге каләм ияләре белән иҗатташ дуслыкта тора. Алар бергә-бергә матур әсәрләр иҗат итәләр. Бу кичә дә менә күпме кеше җанын чистартты. Кичәдә җыелган 5 меңнән артык акчаны мохтаҗлар кулына тапшырачакбыз, дип вәгъдә иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз