news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда "җанлы" юл чатында асфальт убылган

Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре тикшерелә.

(Чаллы, 28 май, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Шушы көннәрдә Чаллыда Халыклар дуслыгы һәм Раскольников урамнары чатында асфальт убылган. Бу хакта аздан гына чокырга төшеп китмәгән машина хуҗасы хәбәр итә, дип яза җирле басма.

Һәлакәт урынына «Челныводоканал» һәм «ПАД» МУП белгечләре килгән. Һәлакәт килеп чыгу сәбәпләре тикшерелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot