Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда Анатолий Вассерманн катнашында интеллектуаль уеннар үтәчәк
Чарада катнашучы командалар уеннарга инде актив әзерләнә.
(Чаллы, 3 апрель, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Альбина Зарипова). 12 май көнне шәһәребезгә заманабызның иң акыллы шәхесе – Анатолий Вассерман киләчәк. Сәяси консультант, журналист, публицист, күпсанлы интеллектуаль уеннар жиңүчесен автокалада "Интеллект" клуб берләшмәсенең уеннарына көтәләр. Танылган эрудит "Хаким кубогы" исемендәге интеллектуаль ярышларда яшьләр белән уйнап, аларның сорауларына да җавап бирәчәк, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.
Чарада катнашучы командалар уеннарга инде актив әзерләнә. Аларны ни көтәсен һәм, гомумән, шәһәребездә интеллектуаль уеннарның үсеше турында "Интеллект" клуб берләшмәсенең җитәкчесе Рәзилә Кузнецова үзе таныштырып үтте.
– Интеллект – үзенчәлекле өлкә. Бар кеше дә андый уеннарда катнашырга батырчылык итми. Беркемнең дә башкаларга белмәгәнен күрсәтәсе килми бит. Шуңа да мондый уеннарга катнашучыларны җәлеп итеп оештыру җибәрү җиңел булмады. Әмма балачактан ук башваткычлар чишәргә һәм төзергә, төрле сорауларга җаваплар эзләргә яратканлыктан, әлеге юнәлешне үстерү буенча бар көчемне куеп эшләргә булдым. Беренчеләрдән булып шәһәребездә интеллектуаль лагерьлар оештырып җибәрдем. Әлеге проект белән Россия бәйгесендә дә катнашып грантка ия булдым. Шуннан соң шәһәребездә зур интеллектуаль чемпионат оештыру теләге уянды. Барлык югары һәм һөнәри уку йортларына әлеге уеннар турында белдерүләр җибәрдем. Иганәчеләр табып, бүләкләр дә әзерләдем. Әмма уен көнендә ярышка нибары бер команда гына килде. Нәтиҗәдә, без урамга чыгып, узып баручы кешеләрне җыеп чемпионатны уздырдык.
2001 елда мин студентлар форумында катнашып, яшьләргә интеллектуаль уеннар проектын тәкъдим иттем. Нәтиҗәдә, егерме команда оешты һәм "Интеллект" клубының уенна-ры башланып китте. Уналты еллап мин студентлар һәм төрле оешмаларда эшләүчеләр өчен әлеге уеннарны үткәрәм.
– Бүгенге көндә "Интеллект" клубы ничә команданы берләштерә?
– Клубның ике лигасы бар: студентлар һәм оешмаларда эшләүче яшьләр. Беренче лигада даими рәвештә егерме ике команда уйный. Икенчедә – кырыклап команда катнаша. Гому-мән, соңгы өч ел эчендә эшләүче яшьләр командалары арасында зур активлык күзәтелә. Ярышларда барлык бюджет оешмаларыннан командалар, КАМАЗ, Форд Соллерста эшлә-үчеләр уйныйлар.
– Мәктәп укучылары өчен андый уеннарны оештырыламы?
– Әлбәттә. Бишенче ел рәттән Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге башлыгы Лилия По-жарская белән берлектә "Простые истины" проектын тормышка ашырабыз. Укучылар аларда актив катнаша.
–Уеннар ни рәвешле уздырыла?
–Интеллектуаль уеннарда катнашу ирекле һәм түләүсез. Һәр оешмадан, уку йортыннан команда тупланып катнаша ала. Уеннар айга бер мәртәбә үткәрелә. Аларның һәрберсе билгеле бер темага багышлана. Мәсәлән, өч ел элек "Профессионаллар" темасына уздырган идек, узган елны "Шедеврлар" га багышлап, быел "Тарих" темасына. Һәр интеллектуаль сезон "Хаким кубогы" исемендәге ярышлар белән төгәлләнә. Быел алар 12 май көнне узачак.
– Әлеге уеннарның үзенчәлеге белән дә таныштырып китсәгез иде?
– "Хаким кубогы" исемендәге ярышларны без 2006 елдан бирле уздырабыз. Аларда ун иң яхшы студентлар һәм шул ук күләмдә эшче яшьләр командалары катнаша. Спонсор ко-мандалары өчен дә катнашу мөмкинлеге бар. Ярышларга махсус кунаклар да чакырыла: ул шәһәребезнең хакиме һәм мәгълүм шәхесләр. Мисал өчен, бездә Илдар Халиков, Васил Шәйхразиев кунак булып киттеләр. Наил Мәһдиевне да көтәбез. Интеллектуаль уен йол-дызларыннан кубокта Александр Друзь (ике тапкыр булды), Борис Бурда, Анатолий Вассерман, Нурали Латыйпов, Ровшан Аскеровлар булдылар. Быел уеннарда янәдән Анато-лий Вассерман катнашырга тиеш. Мине тыңлап, вакытларын табып, безнең яшьләр белән
очрашуларга килгәннәре өчен аларга чиксез рәхмәтлемен. Александр Друзь, хәтта, безнең уен форматын ошатып, безгә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" халыкара ассоциациясенең әгъзасы булырга да ярдәм итте. Бу безгә төрле халыкара дәрәҗәсендәге ярышларны үткәрә алу мөмкинлеген бирә. Финанс ярдәм күрсәтелгән очракта, әлбәттә, аларны да оештырачакбыз. "Хаким кубогы"нда танылган шәхесләр яшьләр белән бер өстәл артында утырып, аларга сорауларга җавап бирергә ярдәм итәләр. Уеннар алдыннан, матбугат конференция оештырылып, кунак белән аралашу мөмкинлеге дә каралган.
–Хәзерге заман яшьләренең аң-зиһен дәрәҗәләрен ничек бәяләр идегез?
– Бик күп уеннар үткәргән кеше буларак шуны әйтәсем килә: оешмаларда эшләүче яшьләр сорауларга тизрәк һәм дөресрәк җавап бирәләр. Аларның фикерләү дәрәҗәсе киңрәк, өстә-венә бик кызыксынучан да. Студентлар исә үз җавапларында күбрәк интернетка таяна. Алар, хәтта, еш кына классик әйберләрне дә белмиләр. Бу бик кызганыч күренеш. Минем максат, моны үзгәртеп, аларны "ми буразналарын" селкетү, үзләре өстендә эшләргә этәрү. Интеллектуаль уеннар – баш мие өчен менә дигән фитнес. Алар белән мавыгучыларга Альцгеймер чире янамый.
Әйе, соңгы арада мондый уен форматындагы чаралар шәһәребездә күбәеп китте. Алар еш кына түләүле, кафеларда кальян тартып үткәрелә. Мин мондый төр интеллектуаль кичәләргә каршы. Минемчә, сораулар башваткыч чишүгә кайтып калырга тиеш түгел. Алар күзаллауны үстерергә ярдәм итсеннәр. Без, шәхсән, шул юнәлештә эшләргә тырышабыз. Уй-лап яшәгез. Бу тормышта бик ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз